XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Туган ягым

Менә үтте инде сабый чагым 
Кире кайтып булмас, яшьлек елларым. 
Туган якка аяк баскач, сыкрап елыйм 
Сагынуга түзә алмадым. 
Кайтып житкәч, йөгреп төштем чишмәләргә 
Салкын суы баса сагышны, 
Таң җилләре чәчләремне сыйпап 
Эндәшәләр : “Син бит сагышлы.”. 
Яшермимен йөрәк сагышымны, 
Туган ягым мине чакыра. 
Туган якта туып үскән бала 
Яши алмас, ерак-еракта. 
Әйтегезче, туган якны  
Ничек була ташлап китүе? 
Ничек була, иртән торгач бер хәсрәтсез 
Сагынмавы туган җирләрне. 
Чишмә суы баса сусауларны, 
Ә җилләре назлый куңелне. 
Аяк баскан басу-кырларында 
Хәтирәләр бетмәс шикелле. 
Үкенечем сыймый йөрәгемә 
Бер бетмәслек минем гөнаһым. 
Кире кайтыр мөмкинлегем булса 
Ташламамын туган якларым.

Халикова Гузелия Кашифовна
Страна: Россия