Яшәгән ди, булган ди
Гали исемле малай,
Җәйге каникуллар җиткәч
Шәһәргә киткән шулай.
Бер айдан соң ялт итеп,
Кайтып кергән бит Гали
Ишекләрне киң ачып:
“Здравствуйте”,- дигән ди.
Ишегалдына чыккан да:
“Ох, как хорошо! “ -дигән.
Нәни чебешне күргән дә:
“Комочек “,- дип ул көлгән.
“Татарчаны оныттым ,-ди
Урысча сөйләгез сез,
Әгәр дә шулай булмаса,
Якын да килмәгез сез! “
Аптыраган әти-әни,
Баш кашый әби-бабай:
“Ничек итеп улыбызны
Тәрбиялик соң, агай ? “
Урам буйлап киткән малай,
Шулай сәяхәт иткән,
Җирдә яткан тырма күреп:
“А это что еще? “-дигән.
Ялгыш кына шунда малай
Тырма тешенә баскан,
Менә шунда безнең Гали
Татарча сөрән салган.
“Ник ташладыгыз тырманы?
Ник җыеп куймадыгыз?
Күрми , өстенә басса дип
Ник уйлап куймадыгыз! “
Чын татарча сөйләшә бит
Урыс телендә түгел,
Туган тел ярдәмгә килде
Безнең Галигә бүген.
Чит телне дә белү кирәк,
Өйрән син аны, бала!
Туган телеңне онытып,
Гали хәлендә калма.
Һәрбер телнең үз байлыгы,
Үз гүзәллеге була.
Туган телен сөйгән кеше
Һәр милләттә мактала!