Бөек шагыйрь Тукай телен
Саклау кирәк, яклау кирәк.
Кайда гына йөрсәк тә без,
Газиз телем миңа үрнәк!
Шушы телдә әби-бабам
Аралашып гомер сөргән.
Тукай баскан сукмаклардан
Эзләр салып алар йөргән.х
Үземне дә Тукаемның
Дәвамчысы итеп күрәм.
Туган телдә горурланып,
Сүзләреннән шигырь үрәм.