X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Туган телем — татар теле!

Туган телем – татар теле,

Мин сине бик яратам.

Өйрәнгән шигырьләремне

Бар дөньяга таратам.

Туган телем – татар теле,

Күңелгә керә тулып.

Җырланган бөтен җырларым

Агыладыр моң булып.

Туган телем – татар теле,

Газиздән газиз телем.

Синең аша мин тырышып

Тупладым бик күп белем.

Туган телем – татар теле,

Тукай, Такташлар теле.

Туган илем дә искиткеч:

Гөлләр, былбыллар иле.

Туган телем – татар теле,

Сөйләшәм горурланып.

Башка милләтләр көнләшеп,

Соклансыннар таң калып!

Айназ Сафин Алмазович
Возраст: 15 лет
Дата рождения: 30.05.2008
Место учебы: МБОУ "Мичанская ООШ Сабинского муниципального района РТ"
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Сабинский муниципальный район
Город: Богатые Сабы