Принято заявок
2685

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
«Туган телем-татар теле», «Рәхәт минем туган ягымда», «Җиңү көне», «Салават күперенә тиң» шигырьләре

Туган телем-татар теле

Туган телем-татар теле

Бала чактан җанга иңгән.

Газиз телем-татар телен

Әнкәм мирас итеп биргән.

Моңлы бишек җырлары да

Туган телем аша кергән.

Тылсымлы әкиятләр дә

Татар телем аша сеңгән.

Әткәй-әнкәй өйрәткән бит

Яратыйк без туган телне!

Ансыз безнең киләчәк юк,

Саклыйк татар телебезне!

Рәхәт минем туган ягымда

Туган җирем — Татарстаным,

Моңлы балаң булып туганмын.

Өмет күзем белән карыйм киләчәккә

Чиксез рәхәтлеккә чумамын!

Тыныч,матур булып, ал таң ата

Бары синдә генә, туган ягым,

Шау чәчәккә күмелә бөтен җиһан

Ямьле, җылы язлар килгән саен.

Балачактан якын күңелгә

Һәр сукмагың, чишмәң, инешең.

Елга – күлләр һәм су буйлары –

Туган ягым – яшел бишегем.

Шул бишектә үскән балаң мин,

Мәңгелеккә синдә калам мин.

Татар иле – Татарстаным

Сине мактап, җырлар язам мин.

Җиңү көне

Җитмеш алты ел сугыш беткәнгә,

Артта калган дәһшәтле көннәр.

Күз яшьләре белән искә ала

Ул еллар кайгысын өлкәннәр.

Җиңү көне! Син – күз яшьле бәйрәм

Шуңа күрәдер дә сагышлы.

Күпме солдат башын салган яуда

Без күрсен, дип, тыныч тормышны.

Бу сугышлар кабат булмасын,

Тыныч булсын туган илебез.

Аяз күкне сөрем капламасын,

Без бары тынычлык телибез!

Салават күперенә тиң

Халкыбызның күңеле тиң

Салават күперенә.

Сокланам бай төсләренә,

Сихри бизәкләренә.

Милли гореф-гадәтләре

Үзләре соң ни тора!

Туган телем — серле телем

Һәркемне кызыктыра!

Туган авылым

Сукаеш дигән авылны

Сез әле беләсезме?

Араларны якын итеп

Кунакка киләсезме?

Табигате бигрәк матур

Урманнары ни тора?!

Яшьләр авылга кайтып.

Мәһабәт өйләр кора.

Сафуанова Альбина Альмировна
Страна: Россия
Город: Азнакаево