XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Туган телем- назлы гөлем

Туган телем нигә матур дисәм,

Гүзәллеген бөтен җиһанның

Күрәм икән әнкәм күзе белән,

Хикәятләре аша әбкәмнең.

Туган телем нигә моңлы дисәм,

Милләтемнең барлык кичкәне,

Җан сулышын телем аша тоям,

Шуңа якын аның аһәңе.

Туган телем нигә батыр дисәм,

Утны -суны кичкән тел икән.

Җәлил кебек аның лачыннары

Сират күперен елмаеп үткән.

Туган телем ник кадерле дисәм,

Елый — көләм әнкәм телемдә.

Туңган җаннарны да җылытыр сүз,

Табам бары туган илемдә.

Туган телем- минем зур байлыгым,

Читтә торсын мәрҗән-алтыннар.

Мин бит сөйгән кызы милләтемнең,

Горурланырга да хакым бар.

Валеева Айгуль Наилевна
Страна: Россия
Город: Мензелинск