Принято заявок
739

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Туган телем мөгаллимәсенә

Кулларыңда Тукай томы синең,

Күңелеңдә халкым моңнары.

Сөйләмнәрең гүя чишмә көе,

Ә тавышың былбыл җырлавы .

Җырлыйсың син безгә тормыш көен,

Татар моңын, халкым мирасын.

Милләтемнең гадәт-йолаларын,

Күңел бакчасына уясың.

Сүз сәнгате диңгезендә йөзәм,

Сезне тыңлап сихри мизгелдә.

Аулак өйдә гүя кунак кыз мин,

Туган телнең серле күгендә…

Шигьриятнең хисләр кайнарлыгын,

Сез сибәсез һәрбер күңелгә.

Күбәләктәй шигырь бәйләмнәре

Кунып кала күңел гөленә.

Алып кайтасыз сез үткәннәргә.

Халкым узган юлны күрергә.

Өйрәтәсез энҗе сүзләр аша,

Туган телнең тәмен белергә…

Гайнутдинова Назлыгуль Раисовна
Страна: Россия
Город: Баландыш