Һәр милләтнең үз теле бар,
Һәр телнең үз матурлыгы.
Һәр халыкның үз иле бар,
Һәр илнең дә үз байлыгы.
Рухи байлык – татар телем,
Бик яраткан туган телем.
Яшәсен өчен милләтем,
Ата-анам биргән гыйлем.
Кадерле дә син, назлы да,
Чыдам да син, татар телем.
Язмыш сине сынаса да,
Түзем булдың, туган телем.
Ачы җилләр искәндә дә,
Зинданнарда калдың исән.
Кимсетелгән чакларда да,
Булдың бит син таза имән.
Бик яратам татар телен,
Тукай, Такташ, Туфан телен.
Бел, татар, телнең кадерен,
Озайтыйк бергә гомерен.
Хыялланам: җырлыйм, көләм,
Әллә ниләр башкарам.
Бакчада гөлләр үстерәм,
Комнан шәһәрләр салам.
Биеклеккә омтылучы
Канатлы кошчык кебек.
Әллэ ниләр башкаргандай,
Уйлый, талпына күнел.
Хыял мине җилкендерә,
Каядыр әйди һәрчак.
Хыял бит ул – үзе бер җыр,
Йөрәкләрдә калачак.