XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Туган телем

Һәр милләтнең үз теле бар,

Һәр телнең үз матурлыгы.

Һәр халыкның үз иле бар,

Һәр илнең дә үз байлыгы.

Рухи байлык – татар телем,

Бик яраткан туган телем.

Яшәсен өчен милләтем,

Ата-анам биргән гыйлем.

Кадерле дә син, назлы да,

Чыдам да син, татар телем.

Язмыш сине сынаса да,

Түзем булдың, туган телем.

Ачы җилләр искәндә дә,

Зинданнарда калдың исән.

Кимсетелгән чакларда да,

Булдың бит син таза имән.

Бик яратам татар телен,

Тукай, Такташ, Туфан телен.

Бел, татар, телнең кадерен,

Озайтыйк бергә гомерен.

Тимерханова Наргиза Рустемовна
Страна: Россия
Город: с.Шемордан