XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Туган телем

Туган телем- татар теле,

Әби-бабамнан калган.

Бер телгә дә алыштырмам:

Йөрәк түремә салган.

Туган телем- Тукай теле,

Иң матур тел дөньяда.

Яхшылыкка өйрәтә ул,

Һәрбер сүзе – файдага.

Туган телем — Җәлил теле,

Дошманнарны ул җиңгән.

Рейхстагка Җиңү байрагын

Кадарга да ул менгән!

Туган телем — газиз илем,

Тургай, былбыллар теле.

Чишмә төсле челтрәп ага,

Моңлы, йомшак һәм серле.

Татар телем — белем теле,

Чакыра Белем иленә.

Китапларның иң кызыгы

Минем туган телемдә!

Туган телем — дуслык теле,

Дус яшәргә өйрәтә.

Тату гаиләдә яшәү

Рәхәт үзе бигрәк тә!

Кунак килсә илебезгә,

“Рәхим ит!”-ди туган тел.

Татлы, тәмле телебезнең

Кадерен, дустым, син дә бел!

Туган телем — әнкәм теле-

Тормышымда ул терәк.

Онытмамын, югалтмамын,

Татар телем, син кирәк!

Фатхутдинов Амир Ильдарович
Страна: Россия
Город: с. Татарское Адельшино