Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Туган телем

«И туган тел, и матур тел»,- дип Язып калдырган Тукай.

Үз телендә дога кылган Ярлыкасын дип, — Ходай.

укай телен- татар телен Ник соң камил белмибез?

Чөнки өйдә һәм мәктәптә Ул телдә сөйләшмибез.

Әти – әни сөйләшмәгәч, Без кем белән сөйләшик?

Телебезне өйрәнергә Һич юк бит безгә мөхит.

Әби – бабайлар сөйләшә дә Алар мәңгелек түгел.

Телебезне югалтабыз Өйрәнмәсәк без бүген.

Аллаһ биргән телебезне Саклап кала алсак иде.

Киләчәк буыннарга да Тапшыра алсак иде!

Шагалиева Гайша Ильгамовна
Возраст: 17 лет
Дата рождения: 13.03.2007
Место учебы: МБОУ
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Елабужский муниципальный район
Город: Елабуга