Туган телем-иркә гөлем,
Бигрәк назлы, нечкә син.
Җилләрдән дә, салкыннан да,
Сакларга дип, тудым мин.
Көчле дә Син! Гайрәтле дә!
И бөек Тукай телем!
Әткәм телем, Әнкәм телем,
Әбкәм телем, Бабам телем!
Көн дә синең белән назланам,
Уйным, көләм, шаярам.
Үсәм, уйлыйм, моңланам,
Иркәлимен, яратам.