Принято заявок
2687

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Туган телемә

Туган телемә
« И туган тел… » бу сүзләрне язып,
Шигырь булып белгән каласын.
Телен сөйгән үз иленең улы
Бөек Тукай – татар баласы.
Сүз чыккач та туган тел турында
Килеп баса күңел түренә.
Әниемнең моңлы тавышлары ,
Гөлбакчалар булып күренә.
Газиз телем газапларны үткән,
Бирешмәгән усал җилләргә.
Онытмадык сине бервакытта,
Йөрсәк тә без ерак җирләрдә.
Әни аны миңа бүләк иткән,
Телем бетмәс – туган илемдә.
Туган телем минем өчен газиз,
Җырлар җырлыйк татар телендә.
Милләт яши үз тарихын белсә,
Белсә телен , белсә җырларын.
Язса данлап Тукай , Муса телен,
Туган өен , туган җирләрен.
Сөйләшербез туган телебездә,
Ана теле – бездә көндәлек.
Онытмабыз сине , газиз телем ,
Тукай теле җирдә мәңгелек!

Ергизова Дарина Раилевна
Страна: Россия
Город: с.Амирово