Туган телем!
Туган телем минем-татар теле,
Үз телемдә иркен сөйләшәм.
Укыйм, язам, үткәннәрне барлыйм,
Хәтта, киләчәгем белән серләшәм.
Милли җанлы халкым минем!
Телебезне саклап көрәшкән!
Бөек Тукай – даһи Такташларын укып,
Моңлы көйләр сеңгән Сәйдәштән.
Татар теле-минем туган телем,
Бишек җыры – аның юл башы.
Тарих битләренә алтын җептән,
Эзләр салган Җәлил, Алишы.
Татар теле, аның җыры — моңы,
Булган! Булыр! Яши бүген дә!
Саклансыннар буыннарга күчеп,
Һәр йөрәктә, һәрбер күңелдә.
Туган телем минем – татар теле!
Әткәм-әнкәм теле, минем тел!
Татар теле – милләтебез теле!
Татар теле – безнең туган тел
(Марсель Галиевка багышлап)
Якташыбыз-горурлыгыбыз!
Туган ягы аның – таулар иле!
“Ял тау”, “Язулы тау”, “Дегет тау”!
Зәңгәр күккә, офыкларга ашкан.
Чал тарихлы, мәшһүр “Чатыр – тау!”
Туган авылы “Балтач” – чишмәле як,
Матурлыгы – урман, кырларда!
Бу төбәкне “Кече Швецария”, диләр,
Бармы соң ул тагын? Кайларда?
Шагыйрьләр дә шигъри юлга салып,
Яңгыраталар моңлы җырларда.
“Туган як” шигыреннән,
Марсель ага Галиевчә әйтсәк,
“Ышанмыйча сез сорарсыз:
-Чынлап андый җир кайда???
-Сер итеп әйтәм алайса:
-АЗ-НА-КАЙ-ДА!!!”
Якташыбыз, сагынып гомер юлын,
Җырларында барлый сукмагын:
“Туган як”, “Көзге моң”,
“Су буеннан әнкәй кайтып килә”…
Кемнәр генә белми бу кйләрне?!
Шигырьләрен аның, җырын-такмагын?!
Язучы-әдип, шагыйрь-якташ,
Марсель Галиев!
Туган бишеген – Балтач, Азнакай!
Милләтебез данлый үзенең асыл улын!
Горурлана, синең белән халкың, якташларың.
Туган ягың –
Балтач, Азнакай!!!