Туган телем
Туган телсез яшәп булмый җирдә,
Туган тел ул гүя саф һава,
Туган телдә генә тамчы тама,
Туган телдә генә кар ява.
Һәр яз саен яшел үлән кебек Шытып чыга җирдә туган тел,
Болын- кырда үскән чәчкәләр ул, Тәрәз төбендәге яран гөл.
Алтын яфрак та ул көзләр җиткәч,
Мул уңышы иген-кырларның,
Туган телем минем, диеп әйтә белеп
Яши белгән егет-кызларның.
Туган телдә әйтәм “әни” диеп,
“Әти” диеп күңел очына,
Туган телдә әйткән һәр сүземне
Үсеп җиткәч тапшырырмын
Яңа туган буынга!
Рәхмәт сиңа, әни
Әнкәемнең назлы кочагы
Җылыта мине һәрчакта.
Кадерлем биргән киңәшләр
Чыңлап тора колакта.
“Бәхетле бул, балам”, — диеп,
Иркәлисең ,әнкәй, сөясең.
Авыр чакта юатасың ,
Кирәк чакта үбәсең.
Күңелемдә ниләр барын,
Әнкәем,син генә беләсең.
Чыдам һәм нык бул,бәгърем,
Ятлар күзе, теле тимәсен!
Ана күңеле балада ,
Баланыкы далада. Биргән кадер- хөрмәтеңә, Рәхмәт укыйм һәркайда.
Сыйныф җитәкчемә
Матур да Сез, сөйкемле дә,
Сез — безнең олпат канат.
Борчыласыз, таләп итәсез,
Бетерә алмассың һич санап.
Укытасыз, елмаясыз, Бөтен яктан Сез булган.
Яшәрбез дә, гөрләрбез дә, Сез булганда, затлы җан!
Укытучым – серле инеш,
Моңнар булып ага ул.
Шушы көйгә, шушы җырга
Мәхәббәтен сала ул.
Бәйрәм белән котлыйм әле,
Тулып торсын бәхет кәсәгез.
Пакъ булсын барасы юлыгыз,
Кадер –хөрмәттә генә яшәгез!
Туган авылым
Нинди гүзәл туган авылым,
Уртасыннан ага Атасу.
Азга гына аерылсам да,
Күңелемә була ямансу.
Табигатең серле синең,
Анда кайный зур тормыш.
Сиңа гашыйк булып яшим,
Бәхетле дә ит син, язмыш.
Азан тавышы пакьлый җанны,
Чишмә суың бирә сихәтен.
Чын күңелемнән юллыйм сиңа,
Шигырем аша олы рәхмәтем.
Әниемә
Әнием, кадерлем, йолдызым,
Сулар сулышым син гомергә.
Синнән дә изге вә сөйкемле
Бармы соң бөек зат бу җирдә?!
Әнием, кадерлем, йолдызым,
Һич тиңнәр юк сиңа, алтыным.
Син-минем иң җылы учагым,
Син – һич тә сүрелмәс ялкыным!
Әнием, кадерлем, йолдызым,
Олы таянычым тормышта.
Син көйләгән бишек җырларын
Онытмам, югалтмам ялгыш та.
Әнием, кадерлем, йолдызым,
Маяк миңа биргән киңәшең.
Әлеге катлаулы тормышта,
Тырышам булырга иптәшең.
Әнием, кадерлем, йолдызым,
Язмышымның шиңмәс чәчәге.
Яннарымда син булсаң гына,
Бик күңелле миңа яшәве.
Изге теләк
Әтием белән әниемә
Җылы сүзләр әйтәмен.
Йөрәк түрендәге рәхмәтне,
Ихлас күңелдән чәчәмен.
Әтием гаилә терәге булса,
Әни саклый нигез җылысын.
Җырым аша юллыйм әле,
Изге теләкләрнең олысын.
Әти- әни – пар канатым,
Юлдаш булсын сәваплар.
Гомер юлын узганда да,
Сынмасын иде канатлар.
Гаиләбез нык, йөзебез шат,
Өзелмәсен нәсел җепләре.
Өебезнең тимер капкасын
Какмасын ла кайгы җилләре!