Туган телем минем Тукай теле,
Сөйләшәм мин ана телемдә!
Беркайчанда бетмәсен ул тел,
Яшәгәндә татар илендә.
Татарларны гына аңлый алмыйм,
Үзем татар кызы булсам да.
Сөйләшәләр күпләр рус телендә,
Үз телебез матур булса да.
Урыс телен яхшы белми торып,
кыланыпмы,әллә шаярып?!
Сөйләшә ул татар рус телендә,
Күпләр йөри шулай мактанып!
Ата-ана русча көйләгәннән,
Балалар да шуны кабатлый.
Әти-әни дигән сүзләре,
Ямьсез булып русча яңгырый.
Татар милләтеннән йөз чөерми,
Сөйлик әле татар телендә,
Авыз тутырып»әти-әни»диек.
Яшибез бит татар илендә.
Үз телемә мин сокланып карыйм,
татар булу үзе горурлык.
аралашыйк ана телебездә,
Бу, әлбәттә,олы батырлык!!!