XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Туган тел

Тукай моңы,Тукай рухы сеңгән

Татар халкы бөек электән. 

«И туган тел,и матур тел»,- диеп 

Кабатлыйбыз һәрчак күңелдән. 

Бу шигырьдә халкыбызның көче, 

Бу шигырьдә үткән, киләчәк, 

Һәммәбез дә аны истә тотсак, 

Бәхетләргә юллар илтәчәк. 

Горур халык – татар халкы, аны 

Бар милләтләр хөрмәт итсеннәр. 

Бу шигырьне күңел түрләрендә 

Татар угыллары йөртсеннәр. 

Буыннардан буыннарга күчәр, 

Үзгәрсә дә дөнья хәлләре 

Якты йолдыз булып янып торыр 

«Туган тел»нең энҗе сүзләре. 

«И туган тел, и матур тел»,- диеп 

Ачылсыннар сабый телләре, 

Бердәмлеккә бары тик өндәсен 

Изге шигырь безнең милләтне.

Матзянова Лейсан Фанилевна
Страна: Россия