Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Туган тел ул була бер генә!

Туган телем, әнкәм кебек якын,

Әткәм кебек горур булганга,

Мин яратам сине һәм шатланам

Татар булып җиргә туганга!

Күп гасырлар аша югалмыйча,

Милләт итеп саклый туган тел.

Буыннардан буыннарга күчсен,

Өйрән татар телен, кадерен бел!

Каным гына түгел, җаным белән

Татар булып яшим илемдә.

Үсеп җитеп, кая барсам да мин

Татарстан булыр исемдә.

Татар телем, синең аша беләм

Бу тормышта яшәү рәхәтен.

Илен сөйгән, телен югалтмаган

Туган җирдә табар бәхетен!

…………………………………………….

Күпме гасырлык хәзинә –

Татар теле – туган тел.

Саклыйк аны горурланып,

Туган тел ул була бер!

Күпме телләр арасында

Иң кадерле туган тел.

Йөрәгемнең иң түрендә

Татарстан – туган җир!

Салават Ситдиков Айратович
Возраст: 14 лет
Дата рождения: 07.08.2009
Место учебы: МБОУ "Мичанская ООШ Сабинского муниципального района РТ"
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Сабинский муниципальный район
Город: Богатые Сабы