Принято заявок
2558

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Туган тел

Иң газиз һәм матур
Туган телем — татар теле.
Күңел түрем бакчасының 
Иң гүзәл , асыл гөле.
«Әллүки»ен көйләп йоклаткан,
Хикәяләрен сөйләгән әнкәм.
Тукай әкиятләре белән
Үстергән мине әбкәм.
Татарлар саклаган телне.
Кадерләгән милләт һәм илне.
Без туган телгә ия,
Укыйк аңа мәдхия!
Барлык җиһанга таныткан
Җәлил , Тукайлар телне.
Исхакый олугъ мирас калдырган,
Тарихта , йөрәктә яши телем.
Тормышымның якты нуры — 
Телем, сине мин саклармын.
Данын яклап, милләтемнең 
Ышанычын, әлбәттә, аклармын!

Камалова Лиана
Возраст: 20 лет
Дата рождения: 22.10.2003
Страна: Россия