XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Туган көн

Чын күңелдән туган көнең белән

Котлап үтим әле үзеңне,

Урап узсын сагыш болытлары

Кагылмыйча көләч йөзеңне.

Сәламәт бул, гомерең озын булсын

Авырлыклап килсә, сабыр ит

Бирешмичә язмыш сынауларын

Җиңел генә атлап, йөгереп үт.

Тучина Амалия Рафисовна
Страна: Россия
Город: Шемордан