XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Туган көн.

Туган көн.

Яратам да инде мин туган көн бәйрәмнәрендә кунак булырга! Кечкенәрәк чакта туган көннәр туйганчы уйнап, тәмле ризыклар белән сыйланып уза иде. Үскән саен күңеллерәк уеннар белән сыйлыйлар кунакларны. Беркөнне Маратның туган көнен батут үзәгендә бәйрәм иттек, шундый күңелле булды. Сикереп тә карадык инде: аяк белән дә, баш белән дә, муен белән дә килеп төштек! Дөрес, аннан соң минем аркам авыртты, хәтта хастәханәдә дә бер атна ятарга туры килде. Аның каравы бәйрәм шәп булды! Тагын Алмаз үзенең туган көненә кафега чакырган иде, без анда бик тәмләп пицца, роллы, бургер, тагын әллә ниләр ашадык, туйганчы тәмле сулар эчтек: башка вакытта өлкәннәр аларны, “зыянлы” дип, алырга рөхсәт итми бит. Икенче көнне барыбызның да эче авыртып, мәктәпкә дә бармаска туры килде килүен…

Бик күңелле инде туган көннәрдә! Әле менә дустым Ришат та туган көненә чакырды.

— Беләсеңме, анда шундый шәп булачак!- дип кызыктырды ул, ә үзенең күзләре яна.

Нәрсәсе шәп булуын тыңлап торырга вакыт юк, тренировкага соңга кала идем. Бәйрәмнең урынын һәм вакытын сорадым да, залга йөгердем. Тренировкадан соң өйгә кайткач, бик ачыккан булсам да, ашап тормадым, туган кондә тәмле ашатырлар әле дип, тиз генә яңа матур киемнәремне киеп, автобус тукталышына чаптым. Үч иткәндәй, автобус та озак килми торды.

Дустым әйткән адрес буенча бер иске генә, шыксыз гына бинага килеп җиттем… Өйләрендә булган юк иде, шунда торалар микәнни? Әллә ялгыш килдем микән? Ишек төбендә аптырап, Ришатка шалтыратырга җыенып телефонны алуым булды, арттан мине кемдер эләктереп алды, кулдагы телефон да юкка чыкты. Кычкырам, ычкынырга тырышып тибенәм, ләкин файдасыз… Мине шул караңгы бинага этә-төртә кертеп җибәрделәр дә, шалтыратып ишекне бикләп куйдылар. Кая эләктем мин? Кемнәр болар? Ничек ычкынырга?

Шул вакытта бүлмәдә сүрән генә лампа кабынды. Карасам, анда мин генә түгел, ә тагын берничә таныш малай бар иде. Алар арасында Ришатны да күрдем. Аларны да эләктереп алганнар микәнни?

Сорарга өлгермәдем, бүлмәнең ишегенә кемдер бик каты кага башлады: “Сезгә качарга кирәк! Монда явыз көчләр бар! Качыгыз!!!”-диде ул. Мин курка башладым. Чынлап та, качу җаен эзләргә кирәк! Як-якка каранам. Бүлмәдә шкаф, диван, китаплар, ниндидер тартмалар бар. Икенче яктагы ишектә йозак эленеп тора.

-Ачкычы булырга тиеш, эзләгез! — диде Ришат.- Илназ, син шкафны актар! Айрат, диван асларын кара! Җәүдәт,тартмалардан эзлә!

Барыбыз да ачкыч эзләргә тотындык. Бераздан Илназ кычкырып җибәрде:

-Ура, мин таптым! Китап эчендә иде!

-Мин дә таптым! — диде Җәүдәт, тартмалар актара торгач. Диван астыннан үрелеп эзләгәндә минем дә кулыма ачкыч эләкте. Без тизрәк ишекне ачарга йөгердек. Йозак берәү, ә ачкыч өчәү. Ашыга-ашыга ачарга тырыштык. Куллар калтырый, ачып булмый. Минем ачкыч та, Илназныкы да туры килмәде. Ниһаять, Җәүдәтнең ачкычы “келтерик” дигән тавыш чыгарды . Ура, котылабыз без моннан!

Ләкин иртәрәк шатланганбыз. Ишекне ачып коридорга чыккач, тагын йозаклы ишекләр күрдек. Ярый әле теге ачкычларны ташламаганбыз, миндәге ачкыч белән ачып, бер сәер бүлмәгә эләктек. Монда бөтен нәрсә тузып ята: ватылган урындыклар, тузган паласлар, ертык диван. Бүлмәгә керүебез булды, артыбыздан ишек “шап” итеп ябылды, ут бер янып, бер сүнеп тора башлады. Кинәт диван артыннан куркыныч, йонлач баш күренде, зур гәүдәле, кара киемле зат сикереп чыкты. Без бөтенебез куркудан бер күчкә җыелдык. Секунд эчендә Маратны эләктереп, теге зур гәүдә юк булды. Мин стенага елышып күзләрне чытырдатып йомдым… Ут кабынды, ишек ачылды, без тиз генә икенче бүлмәгә чаптык.

Белсәк иде монда нәрсә көтеп торганын! Бүлмәгә атылып кергәч кенә, ишек артында сагалап торучы, битен маска белән каплаган, кулына пистолет тоткан кешене күреп алдык. Ул нәрсәдер кычкырды, ләкин мин бер сүзен дә аңламадым. Кинәт бу бандит муенымнан эләктереп алды да, мине бер почмакка этеп атты.Малайлар чырылдап кычкырышып ишеккә ташланды, ләкин бикле ишеккә килеп төртелделәр. Шул мизгелдә ату тавышы яңгырады. Мин куркудан идәнгә сузылып яттым. Ут сүнеп торган вакытта бандит юкка чыкты. Малайлар минем тирәгә җыелдылар. “Әллә үлгән микән?” – диде берсе, икенчесе елый ук башлады. Ришат кына тыныч күренде. Мин сикереп торгач, ул кечкенә генә ишеккә күрсәтте: ”Әйдәгез, тизрәк монда качабыз!” Без бу ишеккә ташландык. Тузанга батып, караңгыда үрмәләп бара торгач, нәрсәгәдер эләгеп чалбар да ертылды, маңгай белән нык кына итеп таш стенага да килеп бәрелдем.

Менә тар ишектән тагын бер бүлмәгә килеп чыктык.. Диварда әллә нинди куркыныч рәсемнәр, сәер тамгалар бар иде. Кемнәр кулына эләктек соң без? Алдарак баскыч күренде. “Котылу анда булырга тиеш! Әйдәгез!” — дип, мин чабып менеп киттем, арттан малайлар йөгерде. Бөтенебез дә икенче катка менеп җиткәч, бинада тагын ут сүнде. Бер бүлмәдә сүрән генә ут кабынгач, шунда йөгердек. Кинәт минем аягымны кемдер эләктереп алды да, мин егылдым. “Коткарыгыз!”- дип кычкырып җибәрүемне сизми дә калдым. Малайларга рәхмэт, кулдан тартып мине торгыздылар да, без тизрәк якты бүлмәгә йөгердек.

Һавадан килгән кебек ниндидер тавыш ишетелде: “Сез дөрес юлда! Ачкыч…” Тавыш өзелде. Әһә! Тагын ачкыч табарга кирәк икән. Бөтенебез бүлмә буйлап эзләнергә тотындык. Ришат нәрсәгәдер абынып егылды да,”Таптым!”-дип кычкырып җибәрде. Без тиз генә йозакны ачтык һәм иркен баскыч буйлап аска йөгердек. Минем йөрәгем дөп-дөп тибә, арттан куып тотмасыннар гына иде! Уф, ниһаять без иректә!

Урамда безне өч әзмәвердәй егет көтеп тора иде. Яннарында Марат та тора. Тагын куркыныч булып китте… Теге егетләр, көлешеп: “Молодцы, сез безнең квестны уздыгыз!”- дигәч кенә, җиңел сулап куйдым: болар бандитлар түгел, оештыручылар икән бит! Башка малайлар квест булачагын белгәннәр. Ә мин белмәдем, чөнки Ришатны тыңлап тормадым, җитмәсә соңга да калдым. Икенче юлы инде кешенең сөйләвен тыңлап бетерермен.

Менә мин туган көннән кайтып кердем. Чалбар ертык, футболка пычрак, маңгайда “мөгез”, күздә “фонарь”… Кыскасы, менә дигән бәйрәм булды!

Озакламый Илназның туган көне җитә. Аныкы тагын да күңеллерәк булыр ахры…

Гайнетдинов Айзат Алмазович
Страна: Россия
Город: Набережные Челны