Идел буйларында йөрдем,
Саф һавасын суладым.
Рәхәтләнеп су коендым,
Кошлар җырын тыңладым.
Туган җирем һәрчак матур:
Ап-ак кышта, нурлы язда,
Яшел җәйдә, алтын көздә.
Туган җирем, син күңелдә!