И туган җирем минем,
И торган җирем минем!
Синең өчен миллионнар
Башын салган бит, илем.
Бу матурлык, бу гүзәллек
Бездә генәдер кебек.
Шушы матурлыкны саклап,
Яшик елмаеп-көлеп.
Бер җиргә дә алыштырмыйм
Мин сине, туган илем.
Кайда барсам, сагынып кайтам,
Туган авылым син минем.
Безгә алтыннар кирәкми,
Без бит авыл баласы.
Булган гореф-гадәтләрне
Ничек саклап каласы?!
Татарстан көне белән!
Ышанычны югалтмыйк,
Кичергән авырлыкларга
Кире әйләнеп кайтмыйк!