Уйлар, уйлар…Әллә кайларга барасыз, әллә кайлардан урап кайтасыз.
Мин — авыл кызы. Авылда туып –үстем. Без ,авыл балалары, гадәттә, кышкы каникулда шәһәрдәге туганнарга кунакка барырга яратабыз.Ә шәһәр балалары, киресенчә, авылга кайталар.Башка елны апам белән барсам, быел үзем генә бардым.Баруга ук өйне, авылны сагына башладым.Күз алдыма туган авылым, күңелгә аеруча кереп калган вакыйгалар килә.Менә мин уйларым белән туган ягыма,туган авылыма кайтып барам.
Тирә-ягым диңгездәй ап-ак кар. Шушы кар диңгезендә үзеңне бер йомычка-дай хис итәсең.Тизрәк кайтып җитәсе килә.
Менә авылга җитәм.Әле караңгы төшеп бетмәгән.Ләкин кайбер өйләрнең тәрәзәләрендә инде ут күренә.Кайбер өйләрнең морҗаларыннан туп-турыга төтен күтәрелә.Урамда бер кеше күренми, эт өргән тавыш та ишетелми.Авыл тып-тын. Урамдагы агачлар бәсләнгән, ап-ак ботакларын югарыга, ян-якларга сузганнар.Авылдагы кар кырдагы кебек чиста түгел,ләкин ул ничектер, кырда-гы карга караганда җылырак, ягымлырак кебек.Мамыктай кар өстендә аяк эзләре күренә,менә сукмак, монысы чана юлы,ә монда чаңгы шуганнар, ә монысы чишмәгә бара торган сукмак.
Менә безнең өй.Өйгә керәм. Шулвакыт борынга җылы, таныш бер ис бәрел-гән кебек була.Мин әниемнең кочагына ташланам.
…Кояш чыга.Тагын бер кышкы көн дөньяга килә.Шундый көнне өйдә утырып буламыни?! Тизрәк урамга йөгерәм, дусларым янына ашкынам. Авылда дуслар җитәрлек. Менә койрыгын болгап, Исламның Акбае килеп җитә.Аның белән “сөйләшә-сөйләшә”, тирә-юньне күзәтәм.Җил исеп куйган кебек була.Шулчак агачлардагы бәс җиргә коела.Шундый вак кар бөртекләре җиргә төшкәндә кояш яктысында төрле төскә керәләр,җемелдиләр.Ә кар өстендә кояш нурлары биешәләр, әле анда,әле монда кар җем-җем итә, чаткылар чәчрәгән кебек. Аларның аллы-гөлле утлары күзләрне чагылдыра. Тагын бер көн. Кар өстеннән салынган бормалы тар гына сукмактан чишмәне карарга барам.Һава саф,күк йөзе зәп-зәңгәр,күңел үзеннән үзе күтәрелә, шаярасы килеп китә. Менә безнең тәмле сулы чишмәбез.Ул һаман челтер-челтер ага бирә, өстеннән пары чыгып тора. Чишмә яны боз тавына әйләнгән.Су түксәң, пыяла ватылган авазлар чыгарып, чатор-чотыр килә.
Чишмә янындагы өрәңгеләр башларын иеп, нидер уйлыйлар… Мин килгән сукмактан өйгә таба борылам. Шылт иткән тавыш та юк.Үземне әкияттәгедәй хис итәм. Чишмәдән уң яктарак урнашкан агачлыкка таба борылам.Монда төз,биек,сылу чыршылар, ак кабарынкы бүрекләрен киеп, көязләнеп утыралар. Мәңге яшь,мәңге яшел булу үзе бәхеттер ул.Биредә каеннар да күп. Күрми торам, алар чыршыларга ышыкланып үсәләр икән бит! Тормышта да шулай дусларыңа, туганнарыңа ышыкланып, җил-давылдан сакланасың.
Кышкы көн кыска. Ләкин шул кыска гына көндә дә әллә ниләр эшләргә өлгерәсең.Тирә-якны урап авылга,өйгә кайтам.Авылымның кар көртләренә чумган урамнары,өйләре, электр лампочкалары яктысында җемелдәп төшкән кар күбәләкләре онытылмаслык матурлык,гүзәллек тудыра.Юк, бертөрле күңелсез, җансыз түгел икән ул кыш.Мәңгелек гүзәллек, сафлык, чисталык ул кышта!