Туган җирем исеме-Татарстан.
Бигрәкләр дә матур янгырый
Татар телем,газиз телем
Чишмә кебек чылтырый.
Горурланам мин татар булуыма,
Сокланамын газиз халкыма.
Явыз дошманарга да ул баш имәгән.
Һичкем алдында тезләнмәгән.
Муса Җәлил белән горурланам,
Шигырьләрен укып сокланам.
Туган илгә,туган җиргә тугры калган
Ватанын һәм илен сатмаган.
Тукай теле-туган телем
Ул һәрвакыт минем күнелемдә,
Кошлар сайравына да тин ул,
Кояш нурыдайда түгелә.
Татар телем бигрәк тә якын ул
Туган илем,туган җирем шикелле.
Әтием кебек көчле ,күәтле ул.
Әнием кебек матур,сөйкемле.