Туган җирем- гөл- чәчәкләр иле.
Алтын бишек- туган төбәгем.
Ерак китсәм, ярсып сагына башлыйм,
Кайтам, диеп тибә йөрәгем.
Туган як ул- болын чәчәкләре,
Зәңгәр кыңгыраулар, тургайлар.
Кыр өстендә йөгерә яшел дулкын,
Ымсындыра хәтфә тугайлар.
Җәй көнендә табигатькә чыгам,
Барам каенлыкка кунакка.
Каен җиләкләре мөлдерәп тора,
Яшь борчаклар бии кузакта.
Арба юлы илтә шомыртлыкка,
Монда кәккүк саный көннәрне.
Төнлә гүзәл кошлар- сандугачлар
Шомыртлыкны моңга күмәрме?
Гүзәллекнең сере- табигатьтә,
Илһам чыганагы- туган җир.
Туган җирсез яшәү- зәгыйфь яшәү,
Мин инандым моңа тагын бер.