Алсуланып ата бездә таңнар,Әти-әни,әби-бабам яши
Басуларда иген уңышы.Дусларым да монда торалар.
Һәр тарафка җылы нурлар сибә, Туган җирдә,туган якта гына
Кояшның да алсу баешы. Аерылмаслык дуслык үрәләр.
Урман-күлләр,елга,үзәнлекләр Һәрбер кеше якын,кадерле,
Кош сайравын җиргә тарата.Туган җирдә, туган төбәктә.
Кая гына китеп яшәсә дә,Авыр булган төрле мизгелдә
Туган җирен һәркем ярата. Туган җирем миңа терәк тә.
Җаным тыныч туган җирдә генә,
Саф һавасы шифа йөрәккә.
Бездә генә моңлы итеп сайрый,
Сандугачлар кунып тирәккә.
Матурлыгы иңә күңелләргә
Кышы, җәе, көзе,язлары.
Һаваларны иңләп җырлар сузып
Каңгылдашып кайта казлары.
Юк, кирәкми миңа чит-ят җирләр,
Вәгъдәләр дә бирми торыгыз.
Йөремәгез моңаешып анда,
Туган якны кайтып күрегез