1.Туган илем – Татарстан,
Туып- үскән җирем – Балтачым.
Табигатен хәтерлимен балачактан
Киң кырларын, һәрбер агачын.
2.Хәтерлимен, ничек су коендык
Серле Каракүлдә, Шушмада.
Балык тотабыз дип төшә идек
Сөенешеп һәрбер шимбәдә.
3.Болыннарда уйнап чәчәк җыйдык,
Ал-гөл күбәләкләр очканда.
Ул гөмбәләр, җиләк җыя идек
Шомлы урман, матур аланда.
4.Хәзер инде без зур үстек,
Балачак та калды еракта.
Әмма туган якның табигате
Мәңге онытылмас йөрәктә.