Гүзәл илем Татарстан
Горурлыгым син минем.
Мәңге яшә, мәңге сүнмә
И Газиз, туган җирем!
Нинди эшкә тотынсаң да,
Син һәрвакыт беренче.
Халкың тырыш, без үсәрбез
Һәм булырбыз игенче.
Тарихың бай һәм катлаулы,
Ниләр генә күрмәдең.
Дөрес юл белән бардың син
Һич башыңны имәдең.
Бөтендөнья халкы сине
Котлый туган көн белән.
Шатланабыз, куанабыз
Үзебез туган ил белән!