Туган авылым – табигате…
Иртә… Күк йөзе аяз, кояш үзенең нурлары белән иркәли… Апаем, кара әле, чиләгемә күбәләк кунган — дигән сеңлем тавышына, табигать белән хозурланып барган җиремнән уянып киттем. Чыннан да, сеңлем чиләгенә күбәләк кунган… Мин хәзер ничек җиләк салырмын соң, күбәләкне нишләтим дип аптырашта калды сеңлем. Ә күбәләк безнең сөйләшкәнне ишеткәндәй, чиләктән очып китте… Менә бит үзе бер хозурлык… Тау битеннән сеңлем белән ярыша-ярыша чиләкләребезгә җир җиләкләре тутырабыз. Эх, җиләкләре… Күз ачып йомганчы, чиләкләребезне тутырып та куйдык. Туган як табигатенә хозурланып, кулларыбымны ике якка сузып, җиргә яттым… Җәйге йомшак җилдә яфраклар лепердәшә, әйтерсең лә алар кошларның дәртле җырларына тыйнак кына кул чабалар. Ямь-яшел үлән арасында сикереп йөргән чикерткәләрнең үзләренә генә хас булган тавыш белән кубыз чиерткәннәрен тыңлавы җанга рәхәтлек бирә. Чебен-черкиләр, кигәвен-божаннар, чәчәктән чәчәккә кунып, үз биләмәләрен тикшереп йөри сыман. Ә кошлар исә — иксез-чиксез зәңгәр күкләрнең хуҗасы. Аларның сайраулары үзе бер сихри дөньяга алып китә.Туган авылым — Юлбатта чишмә-елгалар да бик күп. Әкрен искән җилгә назланып, челтерәп аккан чишмәләрнең шаян җырын тыңлап, хәтфәдәй чирәмнәр өстеннән яланаяк атлыйм. Туган ягым табигатенә карап сокланам! Һәр чишмәнең үз атамасы, үз тарихы бар бит әле. Менә Гатау чишмәсе, Сабантуй чишмәсе, Бәрәкәт чишмәсе. Бу чишмәләр мул сулары, тәме, сафлыгы белән берсеннән-берсе аерылып та торалар. Чишмәләр — табигатьнең хикмәтле һәм могҗизалы бүләге, яшәешнең саф нигезе бит ул. Чишмә кешеләргә сихәт һәм илһам бирә.Урман-әрәмәләр җиләк-җимешләргә, гөмбәләргә, чикләвекләргә бай. Сугыш вакытында ачлыктан күп халыкны нәкъ менә урман хәзинәләре, табигать муллыгы саклап калган. Болар турында миңа дәү әнием сөйли иде. Әйе, табигатьнең нигъмәте һәм файдасы бик күп. Нурлы кояш астында шаулап үскән урманнар, әби-бабаларыбыз печән чапкан аланнар, аланчыкларда үскән умырзаялар, челтерәп аккан саф сулы чишмәләр, тургай җырына күмелгән басу-кырлар, яңа мичтән чыккан икмәкнең хуш исләре – болар барысы да безнең бәхет өчен яратылган. Алар һәммәсе дә — туган йортыбыз хәзинәсе бит…
“Апаем тор инде, кайтыйк инде”- дигән тавышка уянып киттем… Өйгә кайтырга кирәк… Таныш сукмак буйлап кайтканда: Урман, болын, сулык, күлләрне пычратмыйк, чүп ташламыйк! Кошларны рәнҗетмик! Агачларны рөхсәтсез кисмик,табигать байлыкларын кирәгеннән артык кулланмыйк!
Табигатебезгә зыян салучыларга юл куймыйк. Үзебезнең кылган эшләребез өчен хәзер дә, киләчәк буыннар алдында да җаваплы икәнлегебезне тоеп яшик дип барлык аһәңгә кычкырасым килде…
Беркайчан да рәнҗетмәгез,
Табигать ул – Җир Ана.
Табигатьнең якын дусты,
Булсын иде һәр бала.