Принято заявок
2686

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
«Туган авылым» шигыре

    Туган авылым.

“Кукмара” дигән төбәктә

Туган авылым — Күкшел.

Иртән “Усман тугаена”

Төшкән томаның күксел.

        Нәҗми тавы куенына

        Сыенып утыргансың.

       Исемең сәер булса да,

        Халкың бик уңган да соң.

Абзар тулы мал-туары,

Аптырамый акчага.

Язын суган чәчеп куя,

Унбиш сутый бакчага.

         Тирә-якта тиңнәре юк,

         Балта остасы ирләрең.

         Матурлыгы сокландыра,

         Алар салган өйләрнең.

Кышын ир-ат итек баса,

Хатын-кызлар — шәл бәйли.

Авылыбыз мәчетендә

Муллабыз дингә өнди.

        Алты кибет, һәрчак ачык,

        Халыкка хезмәт итә.

        Җаның ни теләсә — шул бар

        Йөрисе түгел читкә.

Сөенечле аваз салып,

Гөр киләләр балалар.

Әниләре эштә чакта

“Бакчада” була алар.

      “Агымсу”ның егетләре

      Тальяннарда сыздыра.

      Җыр-биюгә осталыкта

      Күршеләрне уздыра.

Табигатең дә бик матур,

Читләр хәйран калырлык.

Еракларга китә калсаң,

Сагынып искә алырлык.

         Тауларыңда шаулап үсә,

         Яшь наратлар урманы.

         Чишмәләрең бизәп тора,

          Асфальт юллы урамың.

Авылыма якын гына,

Агып ята Бөр суы.

Җәен бер дә тынып тормый

Балаларның чыр-чуы.

          Бала-чага су коена,

          Балык тота олылар.

          Яшел хәтфә болынында

          Чабып  йөри колыннар.

Шушы гүзәллекне тоеп,

Яши халкым биредә.

Бәла-казалар китермә,

Ходаем, безгә бер дә!!!
 

 

 

Халиуллина Инзиля Ильгамовна
Страна: Россия
Город: Кукмор