Принято заявок
2687

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Туган авылым- Салкын Чишмә

Туган авылым- Салкын Чишмә.

Түган җир…Түган туфрак…Түган авыл…

Күпләребез өчен йөрәккә якын һәм кадерле сүзләр.Бу сүзләрнең ни дәрәҗәдә газиз һәм якын икәнен мин, авыл баласы, яхшы беләм, чөнки туган авылым һәрчакта да минем йөрәк түрендә сакланып кала.

Зурмы?-дисең, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә,

Халкының эчкән суы бик кечкенә-инешкенә.

Һәр авылның үзенә күрә бер матурлыгы, гореф-гадәтләре, кабатланмас истә кала торган урыннары күп.Авылым халкы тырышлыгы, булганлыгы, уңганлыгы белән тирә юньдә дан тота.Туган үскән авылыбыз Салкын Чишмә купләрнең тормыш бишеге булып, үстереп,олы тормыш юлына озаткан.Авылымнан ерак тугел челтерәп аккан чишмә бар,шуңа нигезлэнеп Салкын Чишмә исеме бирелгән дә инде, э уртасында бик матур күл бар, шунда каз-урдәкләр рәхәтләнеп йөзә.Җәйге эссе көннәрдә,яшь малайлар иртән-иртүк торып, балык тотарга чыгып китәләр, ә кичләрен, дус-ишләр белән, болында күңел ачалар.  Урманга барып, җир җиләге, каен җиләге,гөмбә җыеп өйгә алып кайтулары нинди күңелле!

Әбием сөйләве буенча, безнең авылга иң беренче булып Зур Сәрдек авылынан килүчеләр нигез салган.1920 елда алар янына башкалар да күченәләр.Бабам әйтүе буенча, 2020 елда авылыбызга 100 яшь тула.Безнең Галимҗановлар гаиләсе авылга 1930 елда килеп урнашканнар.Менә без, 4 буын, шушы төп йөртта яшәп ятабыз.Безнең гаилә бик моңлы, җырга гашыйк, һәм минемчә, шушы авылыбызның матур табигате, һавасы безне шулай илһамландыра.

Авылымның исеме дә җисеменә туры килә.Салкын Чишмәнең тау-таш араларыннан ургылып агып чыккан суын әчсәң,  авыруларың юып төшергәндәй була дип, белми әйтмәгәннәр борынгылар.Чишмә суы, чыннан да, тәнгә-сихәт, җанга-дәва.Без ,авыл яшьләре,  чишмә тирәсен һәрдаим  чистартып, чүпләрен утап торабыз.Кайтканда чишмә суы алып кайтабыз һәм әбиебәз куйган самовардан тәмле чишмә чәе әчәбез.Туган ягым табигате турында никадәр генә язсам да, аның матурлыгын сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый…

   Мин туган авылым Салкын Чишмәне чын күңелемнән  яратам, чөнки аны сөймәслек тә түгел. Ул дөньяда бер генә, бары тик бер генә. Чын күңелдән сиңа әйтәсем килә:” Йөз еллык юбилеең белән,туган авылым!”.

Галимзянова Алия Мулануровна
Страна: Россия
Город: с. Новая Смаиль