Авылымның ямьле урамыннан
Атлап барулары,әй,рәхәт.
Колея җәеп каршы ала безне
Авыл уртасындагы мэктэп.
Җомга саен мәчет капкасына
Агыла авылыбыз картлары.
Моңлы азан тавыш колакларда чыңлап,
Йорәкләрдә мәңге каласы.
Һәр яз саен тургай моңын тыңлап,
Сабан җитулэрен котәбез.
Җилэк җыеп Чабыр тауларында
Урак җитүен дә сизмибез.
Чабыр тавы итэгендә
Такыялар ургән чак.
Хәтфәдәй болын түреннән
Ромашкалар өзгән чак.
Изге чишмә суын эчеп
Җанга сихәт алабыз.
Чит җирләрдән авылымны
Сагынып кире кайтам.
Еласам да,җырласам да,
Газиз минем туган як.
Туган авыл,туган туфрак
Һәркемгә бик кадерле.
Балачагым синдә уткән
Туган авылым-Келәнче!