Принято заявок
2392

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Туган авылым

“Туган җир” дигән сүздән,

Горурлык туа күңелдә.

Үземнең туган җирем

Ул минем — Иске Җияш.

Монда минем балачагым,

Үсмер чагым үткән бит.

Җиләк җыйган урманнарым,

Каз бәбкәле ялан бит.

Авылымны чиста итеп,

Пөхтә тотасым килә.

Яшел агачлар үстереп,

Матур итәсем килә.

Кешеләре кешелекле,

Итагатьле булсыннар.

Урамнар гел гөрләп торсын,

Балалар тавышыннан.

Туган авылым – ул берәү,

Бик – бик яратам аны.

Яшә әле, яшә озак,

Гел безне куандыр син.

Миргалимова Залия Ришатовна
Страна: Россия
Город: Актаныш