Туып үстем Әтәс авылында,
Шунда үтте минем балачак.
Яшәсәм дә хәзер башка җирдә
Ул исемдә мәңге калачак.
Шунда минем нәни адымнарым,
Шунда минем якын дусларым.
Җанга якын тәүге укытучым ,
Ул тапшырган белем ачкычым.
Төшләремә бик еш керә минем
Белем алган тәүге мәктәбем ,
Көләч йөзле , һәрчак игелекле,
Дәрәҗәле һәрбер мөгаллим.
Бик шифалы Саф чишмәнең суы,
Еракларга даны таралган.
Эч син аны сусау басу өчен,
Я булмаса бик күп дәвадан .
Шау чәчәккә чума алма бакчаң,
Гөрләп үсә кырда игеннәр.
Чигү чигә, оекбашлар бәйли
Ак яулыклы ,тырыш әбиләр.
Сагынуы җырларына күчкән,
Композитор Азат абыйның.
“Әтәсем” дип язган моңлы көе
Телләрендә һәрбер сабыйның.
Сагынып кайтам туган авылымны
Каршы ала мине каеннар.
Тормыш анда һич тә тынып тормый,
Гөрләп тора һәрчак урамнар.
Яшә , авылым, әле бик күп еллар,
Беркайчан да юкка чыкма син.
Сиңа атап шигъри юллар тезгән
Өзелеп сөйгән газиз балаң мин.
Әнием
Тәүге бала булып мин туганмын,
Ә син “әникәем” булгансың.
Мин йокласам, син дә ял иткәнсең,
Күзем ачсам, сикереп торгансың.
Йөзләреннән синең нур бөркелә,
Сиздермисең ару-талуны.
Синең янда гына мөмкиндер ул,
Җанга сихәт, бәхет табуны.
Йомшак куллар баштан сыйпаганда,
Сиңа бәхет сорыйм Аллаһтан.
Рәхмәт укыйм , әнием, барысы өчен,
Аермасын сине саулыктан.
Сәер төш.
“Исәнме” юк, “саумы” юк-
Шаккатам бу Гатага!
Авыр букчасын сөйрәп,
Кереп ауды партага.
Аптыраштык барчабыз,
Бер-беребезгә караштык.
“Нишләвең бу, Гата?” дип,
Үзебезгә караттык.
Күзләрен елтыратып,
Сөйләп китте дустыбыз.
Мәктәпкә барып ятканда,
Очраган бит зур үгез.
Ул-Гатага, Гата-аңа,
Бик озак карашканнар.
Гата-уңга, үгез-сулга,
Торганнар да чапканнар.
Менә шулай чаба торгач,
Барып төштем суга мин.
“Инде миңа нишләргә?” дип,
Торам чак-чак, еламыйм.
Өйгә кайтсам, соңга калам,
Болай кешедән оят.
Ни булса, шул булыр диеп,
Киттем урамнар буйлап.
Бара торгач, кием кипте,
Кыю атладым алга.
Берни булмаган кебек,
Килеп кердем класска.
Нәкъ менә шул вакытта,
Эндәшә миңа әби.
“Тор инде, аунама,
Соңга каласың бит”, ди.
Куркыныч төш кенә күргән,
Безнең дустыбыз Гата.
Шуны гына уйлап менә,
Туктаусыз башын вата.
“Тынычлан” дидек Гатага,
Юкка исең китмәсен.
Кичтән вакытында ятсаң,
Җиңел була иртәсен.
Кызыклы китап
Нинди генә геройлар юк
Мин укыган китапта.
Ушың китеп, шаккатырсың,
Куярсың бер уйлап та.
Матур күлмәкле кызлар да,
Курку белмәс егетләр.
Баласын бик — бик яраткан,
Зур йөрәкле әниләр.
Сөйләшә белүче хайваннар,
Биюче аюлар да.
Алар барысы искиткеч,
Очалар ди айга да.
Бик акыллы, шәп малай да,
Кергән шушы китапка.
Берүзе илләр гизгән ди,
Утырган да корабка.
Кешеләргә күренмичә,
Әллә ниләр майтарган.
Күпләр җавап табалмаган,
Күргәннәр тик шайтаннан.
Бу кызыклы китабымны
Бирә алам сезгә дә.
Укып фикер алышыйк,
Килегез сез безгә дә.