XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Туган авылым.

Туган авылым.

Ел әйләнә иң шәп курорт

Кайда дисезме, бездә!

Рәхәтләнеп ял итәрсез, 

Килегез үзебезгә.

 

Бик тырыш, ачык күңелле,

Кунакчыл халык бездә.

Тәнгә сихәт, җанга дәва

Бирер Күкшелем сезгә.

 

Бормаланып Бөр елгасы

Ага авыл кырыннан.

Башларың китәр әйләнеп

Сандугачлар җырыннан.

 

Кыр казлары, чүрәкәйләр

Оя кора таллыкта.

Шифалы, изге як, дигән

Сүзләр йөри халыкта.

 

Кипр, Канар утраулары

Торсын әле бер читтә.

Һич кенә дә үкенмәссез,

Килегез бер ничек тә.

 

Сандугач җырын тыңларбыз,

Әгәр килсәгез җәен.

Сабан туйлары ясарбыз,

Табарбыз берәр җаен.

 

Кышын килергә уйласаң,

Киез итек басарбыз.

Нәҗми тавы башларында

Шугалаклар ясарбыз.

 

Чана- чаңгыларга басып

Кар туздырып төшәрбез.

Ярулла чишмәләреннән

Зәмзәм суы эчәрбез.

 

Язын килергә уйласаң,

Үкенмәссең кил генә.

Туган авылым минем

Чәчәк кенә, гөл генә.

 

Тургай җырына күмелә

Авылым басулары.

Шуларны тыңлап басылыр

Йөрәгең ярсулары.

 

Килсәң көзен йөрербез

Тук башаклы кырларда.

Кырда йөрү шифа,- диеп

Җырлана бит җырларда.

 

Килсәгез, бездән ипи-тоз,

Якты йөз булыр сезгә.

Җан тынычлыгы табарсыз,

Килегез үзебезгә!

 

Юзмиева Зилия Галинуровна
Страна: Россия
Город: Кукмор