XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Туган авылым

Туган авылым минем, авылкаем,

Иң сөекле җирем- Ватаным!

Шәбез буйларына күз салам да,

Уйларыма кереп батамын.

Монда туган минем бабайларым,

Әбиләрем, барлык туганнар.

Әти-әни, абый-апаларым-

Бөтенесе монда торганнар.

Халкы тырыш, матур һәрбер йорты,

Авылымның төзек урамы.

Су буйлары ямьле, тал-тирәкләр,

Басу-кыры, яшел урманы.

Туган авылым минем, авылкаем,

Йөрәгемнең иң-иң түрендә.

Хыялымда авылым киләчәге

Якты йолдыз булып күренә.

Адиева Фируза Булатовна
Страна: Россия
Город: Актаныш