XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Туган авылым!

Туган авылым минем тал бишегем,

Шул бишектә үскән сабый мин.

Авылымның саф чишмә суын эчеп,

Болынында йөргән кызчык мин.

 

Болыныңда йөреп ялан тәпи,

Чәчәкләрдән тәкия үреп кидем. 

 

Сайрар кошларның җырын таңлап,

Моңлы бала булып үстем мин.

 

Тау башына менеп азан тыңлаганым,

Бүгенгедәй әле хәтеремдә.

Урманыңа менеп җиләк җыйганнарым,

Күз алдымда тора әле дә.

 

Мин онытмам сине туган авылым,

Туып үскән җирем,нигезем.

Син бит мине иманлы да иттең,

Син бит мине сөеп үстердең.

Муллагалиева Лейля Ильнуровна
Страна: Россия