XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Туфли

                                                                               Туфли

       Вәсиләнең очып кына йөргән көннәре, кече кызы Әлфияне кияүгә бирделәр. Шатлыктан, бәхеттән нур чәчеп балкыган кара коңгырт  күзле, иңнәренә ишелеп төшкән коңгырт чәчле, сылу гәүдәсенә килешле ап-ак туй күлмәге кигән кызын күреп, зур горурлык хисе кичерде ата-ана. Бүген Әлфиянең иң истәлекле, шатлыклы, бәхетле көне. Бүлмәгә кинәт кенә килеп кергән әнисе, кызының яшьлек дәрте ташып торган сөйкемле йөзенә карап, бераз сокланып торды, эченнән баласының гомер буе шундый шат, бәхетле, сәламәт булуын теләде. Кияү дә төшеп калганнардан түгел. Күрше авыл егете – уңган тракторчы. Әлфия белән бигрәк тә пар килгәннәр. Туйда да кода-кодагыйлар, яңа туганнар белән бик тиз уртак тел таптылар. Сөйләшеп сүз бетмәде. Туй тәмамлангач, Вәсилә капка янында басып торган кодагыйга борылып:

– Кодагый, кызны сезгә калдырам. Килешеп, бер-берегезгә юл куя белеп яшәгез. Кияү, бер-берегезне яратыгыз, — дип, күзен җиң очлары белән  сөртеп алды.

  Барлык туган-тумача кода-кодагыйларны озатып калды. Элеккедән килгән гадәт буенча, туйдан соң Коръән ашы уздырып алу турында гына сөйләшергә җитешмәделәр кодагыйлар. Хәбәрләшергә ул чорларда телефоннар да юк вакыт.

    Вәсилә, иртүк торып, җыештыру эшенә кереште. Юасын юып, алып куясын алып куеп йөрде. Шулвакытта, каян килеп чыккан, кияү килеп җиткән.

–  Әби, тиз бу. Туй күчтәнәчләре белән  аш үткәрергә булдылар. Әйдә, әби, тизрәк җыен.  Сезне алырга килдем, — дип ашыктырды.

  Вәсилә каушавынна нишләргә дә белмәде. Ничек күренер инде ул? Тиз генә күчтәнәчләрне туплады, юнәтте.

         Менә киенеп бетеп, күрше авылга ашка бара. Күлмәкләрне тиз генә тапса да, аякка ни кияргә белми аптырады әби кеше. Каушаудан  башы әйләнде.

  Коръән ашы бик матур үтте. Яңа кодагыйны күрше авылда барысы да сынап утырдылар. Вәсиләгә сер бирергә ярамый. Кунаклар арасыннан иң соңгы булып ул кузгалды. Кайтырга кирәк, өйдә дә җыештырып бетерәсе бар. Китәргә чыкса, ишек төбендә туфлие юк. Кодагый да хафага калды. Өйдәге һәркем эзләргә кереште.

    –  И, кодагый алдында хур булдык. Ничек инде кодагый кешенең туфли киеп китеп була? Кем инде кодагый кешенең башмагын урлый? – диеп, төп йорттагы кодагый аптырашка калды. Баскыч янында бер чит галош кына моңсуланып тора. Эзләп-эзләп тә таба алмагач, Вәсилә кодагый кайтырга кузгалды. Кияү белән Әлфия әниләрен озата киттеләр.  Кайтып җитеп, сумкаларын күтәреп, өйгә үттеләр. Баскыч төбенә килеп җиткәч, барысы да берьюлы кычкырып җибәрделәр:

    –  Менә бит туфли!

    Барысы да рәхәтләнеп көлештеләр. Ашыгудан башы әйләнгән Вәсилә кодагый туфли урынына галош киеп киткән икән дә башкалардан шуны эзләткән икән.

 

Зарипова Аделя Ильшатовна
Страна: Россия