XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Тозак капты, «шап итте» (юмореска)

Тозак капты, «шап” итте.

(Юмореска)

Айнур исемле мин. Җиденче сыйныфта укучы шәһәр егете. Башка малайлар-кызлар кебек, мин дә мәктәпкә киләм, укыган, язган булып маташам. Ярыйсы гына билгеләр дә эләккәли. Тик… Ни өчендер математика укытучысы белән генә дуслыгым юк . Әлеге укытучы мине яратып бетерми , дәрестә җавап бирсәм дә, “3” ле дән артык билге куймый… Контроль эш вакытында да рәхим-шәфкать күргән юк үзеннән….Килеп булышмый да… Хәер, бу апаны үзем дә якын күрмим мин. Аңа һәрчак ниндидер “ этлек” эшләп, үч аласым гына килеп тора. Күзлеген киеп, коридордан килүен күрүгә, күз алларым караңгыланып китә.

…Әле беркөнне тәнәфес вакытында утыргычына кнопка куйган идем. Дәрескә кыңгырау шалтырады. Классташларым бүлмәгә керде. Дәрес башланды. Разведкага барган солдат кебек күзәтәм. Менә хәзер утырачак… Йә, утыр инде!.. Ә аның утырырга уенда да юк. Безгә, ялкынланып, яңа тема аңлата! Ниһаять, аңлатып бетерде. Тактада да эшләдек. Анда да утырмый бит. Азат тирәсендә бөтерелепме, бөтерелә. Тикшереп карау өчен, мөстәкыйль эш тә бирде. Үзем эшлим, үзем күзәтәм. Хәзер утыра… Эшләребезне җыеп алды. Звонок булырга ике минут кала, өметем сүнде… Булмады… Бүгенгә аның дәресе бетте. Иртәгә безгә математика кермәячәк. Тагын ике көннән керәсе дәресен чамаласам гына инде.

Менә этлек эшләү көне килеп тә җитте. Бүген кирәк буласы китапларын яшереп куйдым. Дәресен башлап җибәрде дә, эзли башлады. Ур-рааа! Тапмады!!!

Укытучым, минем китабымны алып, теманы аңлата башлады. Ә мин бергә утыручы иптәшем Айзат белән эшләргә мәҗбүр булдым. Ике кешегә бер китап җайсыз, әлбәттә, тик минем өчен бер дә авыр булмады. Ул көнне мин кечкенә генә җиңүемне бәйрәм иттем.

Минем зуррак, куркынычрак итеп үч аласым килә. Ничек кенә булса да, ныграк итеп тозакка каптырасы иде аны… Укытучы да көлкегә калсын, мин эшләгәнне дә белмәсеннәр. Тәк… Уйлап таптым…

Ул көнне сыйныфка иртәрәк килдем. Гөл чүлмәге алып, туфрак салдым да, аны, җепкә бәйләп, кабинет ишеге өстенә беркетеп куйдым. Беренче булып кабинетка Гөлсинә апабыз киләчәк. Һәм “Шап” моның өстенә гөл чүлмәге. Апамның туфрак белән буялып беткән чәчләре, битләре, күлмәге белән безне дәрескә каршы алуын күз алдына китереп, алдан ук көләсем килә башлады. Бәладән читтәрәк булырга теләп, коридорга чыгып бастым. Менә хәзер киләчәк тә минем “яраткан” укытучым, һәм…. Шулчак кемдер:

-Айнур, Гөлсинә апа авырый икән, бүген ул килмәячәк, сумкаңны сигезенче кабинетка күчер, — дип кычкырды. Мин “Урра” кычкырып кабинетка ташландым. Тик… өстемә туфраклары белән бергә, гөл чүлмәге килеп төшмәсенме?! Мин баштанаяк пычрак эчендә басып торам. Классташларым, бот чабып, миннән көләләр. Яныма директор абый килеп басканын да сизми калганмын. Кыскасы, аңладыгыз инде. Калганнарын сөйләп тә тормыйм. Укытучыма аталган туфрак пычрагын, кабинетны үзем җыештыруым, сыйныф җитәкчесенең вәгазьләре, директор кабинеты, атна саен була торган линейкада кызарып басып торулар, әти белән әнинең, коры, ләкин барысын да аңларлык итеп сөйләшүләре, минем Кыш бабай алып килергә тиешле планшеттан коры калуым (анысы каян белгәндер тагын), математика укытучысы белән аңлашулар…

Кыскасы, тозак капты, “шап” итте….

Ахметзянов Анвар Ильнурович
Страна: Россия
Город: Казань