Принято заявок
2558

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Үткәннәрне онытма

Җан өшеткеч, шомлы сугыш сүзе

Тетрәндергән бөтен дөньяны.

Бәгырьләрне телеп, ялкын итеп

Көрәш уты күмгән җиһанны.

Күпме ир-егетләр бу сугышта

Ят кырларда башын салдылар.

Җуелмаслык булып хәтерләрдә

Мәңгелеккә уелып калдылар.

Тыныч тормыш бүләк иткән өчен

Без мәңгегә Сезгә бурычлы!

Үзебездән өлкән буын өчен

Без булырбыз һәрчак булышчы.

Җитмеш дүрт ел элек Җиңү сүзе

Яңгыраткан бөтен Җир шарын!

Хәтер сандыгында саклап мәңге

Онытмабыз җирдә сез барын!

Хәтерләүдән курыкма, син, диләр,

Үткәннәрне диләр,онытма!

Яшәргә көч, иман өстәп торсын

Сезнең дога,Сезнең фатиха!

 

Миннубаев Айнур
Возраст: 19 лет
Дата рождения: 27.05.2004
Страна: Россия