Ак әбием саклый йортның
Җиде буын хатирәсен.
Буыннар арасындагы
Чылбырлар өзелмәсен.
Искә алды артта калган
Яшьлек, гүзәл кыз чагын.
Ашыкмыйча, саклык белән,
Сүтте хәтер йомгагын.
Хатирәләр яңардылар,
Яшьлек еракта калган:
“Күрче, кызым, бу күлмәктә
Йөз аклыгы сакланган”.
Күз алдына килеп басты
Яшь чакның хатирәсе:
Аулак өйләр, каз өмәсе,
Сабантуй, ярминкәсе.
Һәр бәйрәмнең үз күлмәге,
Назлап алып куелган.
Гүя йөрәкнең түренә
Истәлекләр уелган.
Чигүле читекләрне
Оста кешеләр теккән.
Шул читекләрне киеп,
Гомере хезмәттә үткән.
Дәү әнием белән без дә
Шул вакытка кайтып килдек.
Бизәкле читекне киеп,
Бермәл сәхнәгә мендек.
Шушы читекләрне киеп,
Су юлларыннан үттек.
Иң кадерле кешеләрне
Түземсезләнеп көттек.
Читек киеп, халкым минем
Җыр җырлаган,көй көйләгән.
Үткән гасыр хатирәсен
Барлыйбыз без өр яңадан.