Язлар җитә, кояш көлеп карый,
Шундый җылы синең нурларың.
Язлар белән, Җиңү көне җитә…
Кайтавазы үткән елларның…
Шушы урамнардан дәү бабамнар
Ил сакларга чыгып киткәннәр.
Әбиемнәр өмет белән бергә:
“Кайтыр!”, — диеп ихлас көткәннәр.
Ни кызганыч, бабам чит җирләрдә
Башын салган, кайта алмаган.
“Илем, җирем һәм Ватаным”,- диеп
Артка түгел, алга атлаган.
Фашист кулы аның күкрәгенә,
Йөрәгенә төзәп аткандыр.
Күз алдыннан бөтен якыннары,
Туган авылы йөгереп узгандыр.
“Кайталмадым, күралмадым”, -диеп,
Күзләренә яшьләр килгәндер.
Дошман шунда: “Беттең менә”,-диеп
Башын артка салып көлгәндер.
Тик иртәрәк көлгән булып чыктың,
Ядрә тиде синең үзеңә.
Безнекеләр җиңде! Сугыш бетте!
Тик кайтмадың, бабам, син генә…