Принято заявок
1146

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Тик илләр тыныч булсын!

       

       Сугыш! Биш хәрефтән торган бу сүздә мәңге төзәлмәс җир ярасы, күңел ярасы, ватылган-җимерелгән язмыш, өзелгән гомер, яралы мәхәббәт, ятимлек ята.

      Тол аналар, «әти» диеп әйтергә тилмергән балалар. Сугыш иртә, бик иртә олыгайта аларны. Итеккә олтан салырга да, кибән куярга да, сука сукаларга да өйрәтте.

      Мин үзем Салават шәһәрендә яшим. 2 нче санлы гимназиядә белем алам. Ә җәй көннәрен Башкортстанның  Стәрлебаш районы Хәлекәй дигән авылда картәтием һәм картәниемнәрдә үткәрергә яратам.

      Ачык тәрәзәдән картәниемнең әкрен генә сөйләшкәненә колак салам. Ул бакчасындагы һәр чәчәкне сәламләгәндәй барлап чыкты да өй эченә үтте.

  -Улым Ильяс , тор! Кояш сине көтеп арып бетте, тамак ялгап ал да бүген мин сине үземнең әбием — Зәйтүнә Шакир кызы турындагы истәлекләрем белән таныштырам,-дип аркамнан сыйпап куйды.

  Туган ил! Туган туфрак! Туган як!

Бу назлы сүзләр һәркемнең  күңеленә кечкенә сабый чактан кереп калган.

     Хикәямнең  төп герое — Хәлекәй авылында туып үскән,Һамаша тавы башында йөгереп уйнап, болыннарда тәгәрәп-аунап туймаган авылдашыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Зәйтүнә Шакир кызы.

       1924 ел. Шакир бабай белән Зәйнәп әбинең көтеп алган беренче балалары дөньяга аваз сала,ата-ананың шатлыгы чиксез, аңа яратып Зәйтүнә дип исем кушалар.

      Кечкенәдән үк теремек кыз башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә ала һәм зирәклеге белән яшьтәшләреннән аерылып тора. Ә аннан соң Стәрлебаш район үзәгендә дәвам итә, бу 1940-1942 нче елларга туры килә.

      1941 ел , 22 июнь. Таң атып килә. Шәһәрләр , авыллар тирән йокыда. Әниләренең җылы куенында, тәмле төшләр күреп, нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шул вакытта фашистлар безнең чикне бозып, шәһәр һәм авылларны үлем утына тоталар. Бөек Ватан сугышы башлана.

     1942 елның язы. Табигатьнең кышкы йокыдан уянып килгән чагы. Шомырт агачлары кызлар сыман ап-ак ефәк шәлләренә төренеп, хуш исләрен тирә-якка сипкән мәлдә, Зәйтүнә Шакир кызы 10 нчы сыйныфны бетерү турында кулына өлгергәнлек аттестатын ала һәм үз теләге белән сугышка китәчәген әйтә.

      Нәкъ шул вакытта Башкортстаннан 1нче комсомол оешма эшелоны әзерләнә, ул фәкатъ кызлардан гына тора. Менә шулар арасында Зәйтүнә Шакир кызы да була. Саубуллашу кичәсенә дип тектерелгән күлмәкләр шинельгә һәм кирза итекләргә алмашына, ә матур чәч толымнары колаклы бүрек асларына кереп яшеренә.

      Бу эшелон, хәрби һава көчләренә каршы торучылар сафын тулыландыру  өчен , Сталинград  сугышына озатыла. Сугышның  иң коточкыч җире. Дошман самолетларының гүләве буенча алар аның маркасын һәм нинди биеклектә очуын билгели. Мәгълүмат зенит истребитель частена тапшырыла, ә һич тә ялгышырга ярамый.

      Ләкин … Сугыш аяп тормый. 19 яшьлек кыз каты яраланып, госпитальгә эләгә, дәваланган вакытта ук санитар поезды белән китерелгән яралы һәм авыру солдат-офицерларны дәвалауда катнаша.

     Кызларга кыюлык һәм батырлык күрсәтергә, полкташларын югалту кайгысын да кичерергә туры килә. Азмы йокысыз төннәр үткәрергә, ыңгырашу-саташулар ишетеп,үзләренең йөрәкләре аша кичерергә кирәк була. Алар барысына да түзәләр, тешләрен кысып, дошманнан үч алу тойгысын югалтмыйлар.  Ул үзенең «Волга-Волга» дигән шигырендә үзенең максатын ачык итеп әйтә.

  Волга-Волга!

 Синең ярларыңа басып,

 Ант итәбез һәрчак  җиңәргә.

  Кирәк булса синең өчен Волга,

  Бер адым да чикми үләргә.

      Ләкин  алынган яралар дәвага бирешми. Зәйтүнә Шакир кызын дәвалануны дәвам итү өчен санитар поезды белән Оренбург өлкәсенең Орск шәһәрендәге тыл госпиталенә җибәрәләр. Тик 1944 елда гына туган авылына кайту насыйп була. Үзенең истәлекләрендә мондый юлларны укырга мөмкин:

«Авыр еллар булды, «старший лейтенант медслужбы» званиесын бирделәр. Күкрәгемне 2 орден, күп санлы медальләр бизәде,» — дигән иде ул горурланып.

      Сугыш тәмамлана, җиңү яулана, тынычлык урнаша, тик авылыбыздан киткән сугышчыларның бик азы гына әйләнеп кайта. Күбесенә сугыш яланнарында ятып калырга туры килә. Аларның кайта алмауларына кайгырып, күңеленнән чыккан хисләрен шигырь юлларына сала.

  Сезнең көрәш, батырлыклар,

  Сакланыр безнең күңелдә.

  Исемегез калыр мәңгелеккә

  Авылдашлар куйган һәйкәлдә.

    Хөрмәтле ветераныбыз туган ягына багышлап язган шигырьләре белән безгә аеруча якын, чөнки ул шигырьләрдә — безнең якның сихри таңнары, серле калын урманнары, челтерәп аккан саф сулы чишмәләре, мул башаклы иген кырлары…

   Өзелеп сагынам, әй Чабаклым,

   Яшел шәле туган ягымның

   Төшләремә кереп шаулашасыз,

   Урманнары туган ягымның.  

     Зәйтүнә Шакир кызы яшәргә көч биргән, тормыш юлына чыгарган туган авылын һәр шигырендә диярлек искә ала.

  Туган авылым,туган җирем,

  Сандугачлы Хәлекәй яклары.

  Авылымны сагынып кайткан саен,

  Каршы ала таныш таулары.

      Әйе , алар Туган илебез алдындагы бурычны үтәп, безнең һәм киләчәк буыннарга азат дөнья бүләк иттеләр. Тормышларындагы яхшы көннәрен-яшьлекләрен алар Җиңү көненә багышлый!

 — Улым, аның иҗатына башка көннәрдә тагын әйләнеп кайтырбыз, бүгенгә истәлекләр җитеп торыр, — дип картәнием сүзен тәмамлый.

Ә без өлкән буын кешеләре алдында баш иябез! Шушы  матур, тыныч тормышта яшәвебез өчен без аларга мәңге бурычлы. Минем уйларымны бүлеп, алмагач ботагына килеп кунган кошчык канатларын җилпеп, шатлангандай тоелды һәм тагын да биеккәрәк күтәрелеп, очар юлын дәвам итте.  Ул да тынычлык тели сыман, тик тыныч булсын илләр!

 

Вагапов Ильяс Рушанович
Страна: Россия
Город: Салават