Әтием — иң әйбәт,
Ул барын да белә:
Болыт кайда йоклый?
Җил кайларда туа?
Ватылган әйберне бик тиз төзәтә,
Бу эшкә мине дә өйрәтә.
Һөнәре — агроном,
Акыллы, ярдәмчел,
Кыю һәм сабыр.
Эштә дә җитәкче,
Өйдә дә җитәкче.
Сеңелем белән икебезгә
Китерә куян күчтәнәчен,
Бергәләп уйныйбыз,
Дәрес әзерлибез.
Әтием — чын дус һәм терәк!
Мондый әтиләр дөньяда сирәк!