Аяз көнне яшен суккан төсле,
Хәбәр килде безнең гаиләгә.
Әтиемне сугыш кырларына,
Тиз арада алып китергә.
Әниемнең назлы күзләренә,
Канлы күз яшьләре тыгылды.
Ни очен сон, нигә безгә генә,
Сугыш газаплары кагылды.
Нигә икән, нигә минем әтием,
Кирәк булды икән аларга.
Күп баланың әтиләре монда,
Тик мине юк шул якларга.
Сыйныфта да, барча балаларның,
Әтиләре барсы янында.
Ә минеке бар халыкны яклап,
Хезмәт итә сугыш кырында.
Минем дә бит, калган балалардай,
Килә әтиемне кочасым.
Бик юксынам, бик сагынам аны,
Белмибез шул кайчан кайтасын.
Исән-имин йөреп кайт әтием,
Син бит минем алтын әтием.
Туган илебезне һәм дә безне,
Саклаучы син батыр әтием.