Принято заявок
2685

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Әти дә кирәк безгә

Әниләрне гел мактыйлар,
Уңган, диләр, сөйкемле.
Бәхәсләшмим , әнием
Гел сезнеке шикелле.
Ул пешергән ризыклар да
Ашап туйгысыз була.
Әни өйдә чакта гына
Бар дөнья нурга тула.
Бәхәсләшмим сезнең белән,
Әни иң кирәк кеше,
Тик әтием өйдә юкта,
Төшә кулыннан эше.
Ятьмәләрен җыеп эти
Китсә әгәр балыкка.
Әни көтә күзен алмый
Ә әтием кайтып керсә,
Булмый аны танып та.
Яктырып китә йөзләре,
Борчуы юкка чыга.
Әтиләрсез булмый,димәк,
Көтеп ала барсы да.
Җил- давыллардан сакларга
Әтиләр безгә кирәк,
Юлда адашкан чакларда
Була әтиләр терәк.
Кадерлик без аларны да,
Әниләр белән тигез.
Безне сөендереп шулай
Озак яшәгез дибез.

Валеева Айгуль
Страна: Россия