Сугыш…
Ничә еллар инде үтеп китте.
Сугыш кырын чирәм каплады.
Ветераннар гына хатирәне
Йөрәгендә мәңге саклады.
Алар өчен, әле бүген дә бит
Көрәш бара хәтер түрендә.
Якыннары, газиз балалары
Ятып калган чит ил үрендә.
Күпме ана газиз балаларын.
Югалтканнар сугыш кырында.
Бу сугышның ачы газаплары
Ишетелә алар җырында
Хатирәләр-тамырлары белән,
Бик еракка, тирән киткәннәр.
Бабайларның, әбиләрнең дә бит
Чәчләренә чаллар керткәннәр.
Нәни генә балаларның да бит
Йөрәгенә тозлар сипкәннәр.
Шуңа да шул барлык газапларны
«Сугыш» диеп атап йөрткәннәр.