Принято заявок
1708

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
«Телсез калган кош»

Әкият

Телсез калган кош.

Борын-борын заманда түгел, без яши торган заманда бик күп төрле агачлар үскән, җәнлекләр һәм кошлар яшәгән ямьле урманда була бу хәл. Тирә-якта бу урман үзендә яшәүчеләрнең татулыгы белән дан тоткан ди. Җәйге җылы кичләрдә урман матур кошлар җырына күмелгән, ә агачлар һәм җәнлекләр аларның җырын тыңлап хозурланганнар ди.

– Бигрәк матур сайрыйлар һәркайсының үз җыры, – дип мактаганнар ди урман җәнлекләре кошларны.

Көннәрдән бер көнне бу урманга, ерак урманнарның берсеннән, бер кош килеп төшкән. Әй сайрый ди, әй сайрый ди ят кош, ләкин аның җыры бу урман кошларының теленә бөтенләй охшамаган ди. Шулай берничә көн урманны шаккаттырып җырлаган да, ял иткәч, үз урманына очып киткән кошчык. Ул кайтып киткәч, күпмедер вакыт, аның турында, аның җыры турында урман җәнлекләре искә төшереп сөйләшеп тә утырганнар әле, ләкин вакыт үтү белән алар аның турында бөтенләй онытканнар. Алар өчен үз урман кошларының тавышыннан да, аларның җырыннан да матуррак, якынрак җыр-моң булмаган.

Урман кошлары арасында бик үк зур да, бик үк кечкенә дә булмаган бер матур кошчык яшәгән. Башка кошлар аны үзара яратып Матуркай дип йөрткәннәр. Ни хикмәттер, үз теле бик матур булса да, ул һәрвакыт башка кошларның теленә кызыккан, аларга кушылып җырлар җырлаган. Ә урманга чит кош килеп киткәч, ул аның тавышына бөтенләй әсир калган. Аның да чит кош кебек җырлыйсы, урмандагы бар җәнлекне үзенә каратасы килгән. Озак уйлап тормыйча, Матуркай чит урман кошын эзләп юлга чыгып киткән. Матуркай күздән югалгач, башка кошлар, урман җәнлекләре аны эзләп тә караганнар, тик таба гына алмаганнар. Һәр кич саен кошлар тавышын тыңлаганда алар Матуркайны искә алганнар.

– Кая китеп югалды икән? Кайчан кайтыр икән? Әгәр ул мәңгегә югалса нишәләрбез? – дип кайгырышканнар.

Көн артыннан көннәр үткән, ай артыннан айлар, ел артыннан еллар узган. Менә бердән-бер көнне урманга тагын бер сәер кош килеп төшкән. Бер карашка ул шул урманда яшәүче кошларга охшаган, ә икенче карашка ул бөтенләй чит кош булган. Үзен тотышы да сәер булган аның. Әле бер кошны, әле икенчесен барып кочаклаган. Урмандагы барлык аланнар, елга-күлләр, һәр агач таныштыр кебек тоелган бу кошка, ләкин сайравы бик сәер булган. Сәер кошның башка кошлар белән бик тә сөйләшәсе, аралашасы килгән, ләкин аны берәү дә аңламаган.

Урман уртасындагы иң зур аланда 1000 еллык имән агачы үсеп утырган. Аның башында бик дәрәҗәле, зирәк Ябалак яшәгән. Ул башка кошлар кебек җырлап йөрмәгән, аның эше – кошлар арасында тәртип саклау булган. Кошлар уйлап-уйлап караганнар да сәер кош турында Ябалакка барып әйтергә булганнар. Билгеләнгән вакытка җыелышып, киткәннәр болар зирәк Ябалак янына.Үзләре белән сәер кошны да иярткәннәр.

Сәер кошчыкны күрүгә Ябалак: “Кайттыңмы, Матуркай? Кайларда йөредең? Ниләр күрдең?” – дип сүз башлаган. Ябалакның бу сүзләрен ишетүгә сәер кошчык елап җибәргән, нидер сайрарга тотынган. Ә башка кошлар, ах итеп, аңа карап тора башлаганнар.

– Карагыз әле, бу бит чыннан да безнең Матуркай.

– Нәрсә булган аңа?

– Нигә ул башка телдә сайрый?

– Матуркай, нигә үз телеңдә сайрамыйсың? – кебек сораулар яудыра башлаганнар.

Ә Матуркай сайраган да сайраган. Аның, туган җирләреннән киткәч, күпме авырлыклар күрүен, кайларда яшәвен, ничек туган телен онытуы турында сөйләгәннәрен берәү дә аңламаган. Бу галәмәтне карап торган зирәк Ябалак бик нык уфтанып куйган да: “Кеше җырын җырлый-җырлый үз җырларын оныткан” дип башка кошларга сабак биргән.

 

Заббарова Азалия Рифатовна
Страна: Россия
Город: Алексеевский район