Принято заявок
2561

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Телен оныткан тиен баласы турында әкият

Борын – борын заманда, бик матур зур бер урманда тиеннәр гаиләсе яшәгән, ди. Тиеннәр үз телләрендә аңлашып, бик матур гомер иткәннәр. Гаилә башлыгы Әти тиен белән хуҗабикә Әни тиеннең берсеннән – берсе наян алты баласы булган. Шуларның араларында берсе аеруча шук, кызыксынучан икән. Әлеге сыйфатлары өчен гаиләдәгеләр аны Шаян дип йөрткәннәр.

Менә беркөнне Шаян, көнозын, керпе балалары белән уйнаган. Шул вакытта аңа керпеләрнең сөйләшүләре бик ошап киткән. Тиен өенә кайткач та, керпеләрчә сөйләшеп, керпеләрчә кыланып йөргән. Ләкин өйдәгеләр аның нәрсә сөйләгәнен аңламаганнар, кыланмышларын яратмаганнар.

Икенче көнне ул көн буе кошлар янында йөргән. Кошлар телен өйрәнеп, аларның телендә сөйләшә башлаган. Кошлар, бер агачтан икенчесенә кунып, үз телләрендә сайрыйлар икән. Тиен баласы да, сайрап-сызгырып, агачтан-агачка сикерә, ди. Бер заман кошлар күккә күтәрелгәннәр. Моны күреп, Шаян да яңа дуслары артыннан ашыккан. Ләкин күккә күтәреләсе урынга, ул, мәтәлләп, җиргә килеп төшкән. Аны тиз генә “Тиеннәр шифаханәсе”нә алып килгәннәр. Ләкин табиб берничек тә ярдәм итә алмаган Шаянга, чөнки ул аның телен аңламаган. Тиен баласы, табиб биргән сорауларга җавап итеп, керпе кебек фырылдаган, кошлар кебек сайрап җибәргән, ди.

Бу хәлгә Әти тиен бик борчылган . Һәм улына әйткән:

-Улым, син төрле җәнлекләр телен беләсең, бу бик яхшы! Ләкин үз телеңне тагын да яхшырак белергә һәм беркайчан да онытмаска кирәк. Менә син керпеләр белән кошлар телен бутап бетердең, ә үз телеңдә бер сүз дә әйтә алмадың. Шуның өчен һәркем үз телендә аралашып яшәргә, аны онытмаска, туган телен сакларга тиеш!

Шушы вакыйгадан соң, Шаян керпеләр белән керпечә сөйләшкән, кошлар телен дә аңлаган. Ә якыннары белән, матур итеп, үз телендә, ягъни тиенчә аралашкан.

Шуның белән әкият тә беткән. Я, ничек, сезгә әкият ошадымы?

Гульназ Каримова Расимовна
Возраст: 11 лет
Дата рождения: 03.10.2011
Место учебы: МБОУ Михайловская СОШ
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Муслюмовский муниципальный район
Город: Муслюмово